Яңалыклар

«БРИКС илләре Уеннарының киләчәге якты!»

Казанда 2024 елның июнендә БРИКС илләре Уеннарында чыгыш ясаячак командалар делегацияләренең башлыкларының өчкөнлек очрашуы тәмамланды. Чарада 35 илнең спорт министрлыклары һәм милли федерацияләре вәкилләре катнашты. Татарстан башкаласына Әфганстан, Бәхрәйн, Венесуэла, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Конго һәм Сербия Республикасы делегацияләре килде, ә калганнар исә очрашуда онлайн режимда катнашты.

Очрашу кысаларында делегатлар Уеннарга җәлеп ителәчәк объектларда булдылар, атлетлар өчен Универсиада Авылындагы шартлар һәм кулланып булачак сервислар белән таныштылар, спорт программасы, аккредитация, виза һ.б белән бәйле сораулар хакында фикер алыштылар.

«Делегацияләр башлыклары очрашуы уңышлы узды. Программа бик бай иде, һәм аның нәтиҗәләре буенча, кунаклар күргәннәреннән канәгать калдылар. Без очрашуда катнашучылардан спорт инфраструктурасы, аларга Уеннар вакытында тәкъдим ителәчәк урнаштыру шартлары һәм сервислар буенча уңай кайтавазлар, хәтта соклану сүзләре дә ишеттек, аларның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен тыңладык.

Делегацияләр башлыклары белән рәхәтләнеп ярышларны үткәрү буенча бай тәҗрибәбез белән уртаклаштык. Файдалы һәм конструктив аралашу килеп чыкты. БРИКС илләре Уеннары катнашучыларын июньдә көтәбез. Алда әле шактый эш көтелә, ләкин без Казанда барысына да ошаячак искиткеч спорт бәйрәме узачагына шикләнмибез”, – дип билгеләп узды Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов.

Шулай ук делегатлар Казанда узучы йөзү буенча Россия чемпионатында булдылар, һәм Су спорт төрләре сарае инфраструктурасына югары бәя бирделәр.

«Без Казанда күргәннәрдән бик зур тәэсир астында. Бар да югары халыкара таләпләргә туры килә. Казан БРИКС Уеннарына әзер дип уйлыйм. Без Казанда күргәннәрнең барысы да – иң яхшылардан яхшылары. Без БРИКС илләре Уеннары беренче чиратта дуслыкка, мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән чара икәнен аңлыйбыз. Мондый ният белән без катнашырга һәм безнең туганлык-дуслык мөнәсәбәтләрен үстерергә әзер. БРИКС илләре Уеннарының киләчәге якты дип уйлыйм! Киләчәктә бу ярышлар тагы да камилләшәчәк һәм үсәчәк», – диде Сербия Республикасының делегация башлыгы Йован Пролич.

Белешмә

БРИКС илләре Уеннары 2024 елның 11-23 июнь көннәрендә Казанда узачак. 50 артык илдән биш меңгә якын катнашучы килүе көтелә. Спорт программасына БРИКС илләрендә иң популяр булган спорт төрләре буенча ярышлар керә. Ярышлар 18 спорт объектында үткәреләчәк.