«Женя белән сезонда бик әйбәт эшләп алдык, алда без лаек ял, котлаулар өчен барысына да рәхмәт, халыкара стартлар бик мөһим. Сикерүләр чыннан да яхшы килеп чыкты, баш тренеребызга, белгечләребезгә бик нык рәхмәтлемен, зур эш алып барылды. Безгә алтынчы сикерү ошады, тамашачылар белән алкышлар аша аралашып алдык, алар – безгә, без аларга көч биреп тордык. Казанда трибуналар еш кына тулы була, монда килүе аеруча рәхәт. Татарстанга, җанатарларга рәхмәт. Җитешсез яклары булса да, сикерүләребезне яхшы бәялибез. Оештыру ягы һәм атмосфера, калган халыкара стартлардагы кебек, югары дәрәҗәдә», – дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән Никита Шлейхер җиңүдән соң.
Хатын-кызлар арасында исә өч метрлы трамплиннан сикерүләрдә җиңүчеләр исеменә 305,40 балл җыйган Ульяна Клюева белән Надежда Трифонова лаек булды. Көмеш Беларусь җыелмасы спортчылары Александра Альшаник белән Алена Забродскаяда (253,86), бронзаны Бразилия вәкилләре Анна Сантос белән Моура Мария (241,56) яулады.
Соңрак ярышлар ун метрлы каланчада дәвам итте. Ир-атлар арасында алтын медальләрне Александрь Бондарь белән Руслан Терновой (456,18 балл) алды, көмеш Беларусь сикерүчеләре Александр Колосков белән Сергей Малашонокта (342,36), бронза медальләр – Таиланд дуэты Адитхеп Хопуекланг белән Наттанон Сипратумта (268,26).
Хатын-кызлар арасында алтын медальләргә 321,54 балл җыйган Анна Конаныхина белән Юлия Тимошинина лаек булды.
Казанда узучы БРИКС Уеннары илчесе, суга сикерү буенча Олимпия чемпионы Илья Захаров ярышлардан соң Уеннар волонтерлары белән очрашты һәм аларга спортчыларга көч биреп торулары өчен рәхмәт белдерде.
«Хезмәтегез өчен миннән шәхсән зур рәхмәт. Ярый әле безнең сез бар, мин моңа бик рәхмәтле. Ярышларны үткәрү һәм кәеф тудыру күзлегеннән караганда, бу – чып-чын тыл. Мин моны элекккеге спортчы буларак әйтәм. Кайчак ярышлар алдыннан иртәнге алтыга бассейнга кәефсез киләсең, ә сез монда елмаеп безгә булышасыз. Бу безнең өчен бик мөһим!» – дип мөрәҗәгать итте Захаров волонтерларга.
Россиянең суга сикерү буенче җыелмасы БРИКС Уеннарын ун алтын медаль белән тәмамлады. Беларусь командасында ике көмеш һәм өч бронза, ике көмеш һәм бер бронза Бразилиядә. Бер көмеш һәм бер бронза Венесуэлада, бер бронза Таиландта.
БРИКС Уеннарының баскетбол буенча ике төр ярышы да Россия командасының җиңүе белән тәмамланды. Финалда алар 23:15 исәбе белән Беларусь җыелмасын җиңде. Бронза Бразилия спортчыларында, Үзбәкстан дүртенче урында.
Финалда, цифрлы этаптан соң, Россия җыелмасы 7:8 исәбе белән җиңелеп бара иде, әмма ул үзендә көч табып, очрашу барышын үзгәртә алды һәм җиңү яулады. Шунысын искәртик, җыелмабыз составында февральдә Казанда узган Киләчәк Уеннары чемпионы исеменә лаек булган Владислав Мелешкин да бар иде.
«Без монда медальләр яулау максаты белән килдек. Кызганычка каршы, финалга чыгып булмады, ләкин бронза медаль дә – бик яхшы нәтиҗә, – дип уртаклашты бразилияле Луиз Гильерме Матос. – БРИКС Уеннары безгә бик ошады, без мондый атмосфера, оештыручылар һәм тамашчылар тарафыннан шундый җылы караш көтмәгән идек».
«Без үзебезгә максат итеп беренче урынны яулауны куйдык, нәтиҗәдә шулай килеп чыкты да. Бу бик күңелле. Вакыт узу белән бу спорт төре үсәчәген, андагы көндәшлек артачагын, тагы да көчлерәк уенчылар киләчәген аңлыйм, ләкин беренче булу – үзеңне тарихта калдыру дигән сүз, – дип уртаклашты Россия командасы уенчысы Юрий Беспалов. – Без Казанда беренче тапкыр түгел, тамашачылар да, шәһәр дә, оештыручылар да безне һәрчак шатландыра. Әлеге БРИКС Уеннары – мин булган иң яхшы спорт чараларының берсе».
Казанның теннис академиясендә хатын-кызлар арасындагы командалы турнирның финалистлары билгеле булды. Составында Полина Кудерметова һәм Елена Приданкина чыгыш ясаган Россия җыелмасы 2:0 исәбе белән Сербия Республикасын җиңде, ә Беларусь спортчылары шундый ук исәп белән Һиндстан командасыннан өстен калды. Ир-атлар турнирының финалында да Россия белән Беларусь спортчылары очрашачак.
«Финалда мин, әлбәттә, җиңү һәм, иң мөһиме, тамашачыларга ошарлык яхшы уен көтәм. Аруын армадым, чөнки безнең ял итәр өчен вакыт күп булды, очрашулар арасындагы тәнәфесләр зур иде. Шуңа иртәгә без яхшы формада булачакбыз һәм яхшы теннис күрсәтә алачакбыз дип уйлыйм», – диде Беларусь җыелмасы спортчысы Дарья Хомутянская.
Ир-атлар арасында бронза медаль ияләре билгеле булды, бу – Һиндстан җыелмасы. Ул Үзбәкстан командасын җиңде.
«Безнең төп максат – илебез өчен алтын медаль яулау иде, ләкин мин командадагыларның барысының да нык тырышканын беләм: уенчылардан алып, капитан белән тренерга кадәр. Шулай булгач, бар да яхшы. Шулай ук безгә көч биреп торучылар да күп иде. Алтын медаль яулый алмасак та, бронза медальгә шатбыз. Без бар көчебезне куйдык, шуңа, әйе, мин шат.
Мин Казанда һәм Россиядә беренче тапкыр. Бу минем өчен бик яхшы сәфәр дип уйлыйм. Табигать бик ошый. Бик күп яхшы кешеләрне очраттым, яңа дусларым барлыкка килде. Мондагы кешеләр бик ачык йөзле. Монда була алу мөмкинлеге килеп чыгуына бик шатмын, кабат килә алырмын дип өметләнәм», – диде Һиндстан теннисчысы Чирэг Духан.
IT-Паркта шахмат уйнау ярышларының беренче көне узды. Ир-атлар арасындагы «Тиз шахмат» дисциплинасында киеренкелек максималь дәрәҗәгә җитте. Лидерлар өчлеге үз матчларын тигез исәп – 7,5 балл белән тәмамлады, шуңа урыннарны өстәмә күрсәткечләр буенча бирделәр. Алтын Россия спортчысы Владислав Артемьевта,көмешне Беларусь вәкиле Максим Царук яулады, бронза исә Кытай шахматчысы Бай Цзиньшида.
Хатын-кызлар арасында пьедесталга берьюлы ике Россия спортчысы менде: Екатерина Лагно 7,5 балл белән алтын яуласа, Валентина Гунина (6,5) өченче урынны алды. Призерлар өчлегендә алар арасында Кытай кызы Сун Юйсинь (6,5 балл, Гунинадан өстәмә баллар буенча өстәрәк) урнашты.
«Валентина Гунина белән уйнаган бер партия авыр булды, аны катлаулыситуациядән тартып чыгардым, чак җиңелмәдем. Тиз шахмат уеннарының графигы җиңел түгел, уен көне 10:00 дә башланды һәм бер тәнәфессез дәвам итте. Җиңгәндә бар да яхшы кебек тоела, уйлаганның барысы да килеп чыкты, шуңа, әлбәттә, үземнән канәгатьмен. Мин алдан ук турнирның рейтинг лидеры идем, бар да минем белән яхшы көрәшергә, яхшы уйнарга тели. Уен көне дәвамында һәрчак тулы көчкә уйнадым, һәм моның нәтиҗәсе булды», – дип уртаклашты үз кичерешләре белән алтын медаль иясе Екатерина Лагно.
Сишәмбе көнне спорт көрәше турнирының беренче җиңүчеләре билгеле булды – ирекле стиль көрәшчеләре 10 медаль комплекты уйнатты. «Ак Барс» көрәш сарае келәмнәрендә Россия җыелмасы вәкилләре өстенлек итте – алар ун алтын һәм бер бронза медаль яулады. Триумфаторлар арасында – дөнья чемпионы Абасгаджи Магомедов һәм Европа чемпионы Корбан Шираев.
57 килограммга кадәрге авырлык категориясе
1. Рәмиз Гамзатов (Россия)
2. Нодирбек Жуманазаров (Үзбәкстан)
3. Джимчик Батамункуев (Беларусь)
61 кг кадәр
1. Бәшир Магомедов (Россия)
2. Сардар Рузимов (Үзбәкстан)
3. Джейхун Аллахвердиев (Азәрбәйҗан)
65 кг кадәр
1. Абасгаджи Магомедов (Россия)
2. Мурад Хагвердиев (Азәрбәйҗан)
3. Даниил Харчилава (Абхазия) һәм Андрей Бекренев (Беларусь)