БРИКС Уеннарының беренче медальләрен иртән хатын-кызлар арасында да, ир-атлар арасында да соло, техник программада иң яхшы чыгыш күрсәткән синхрон йөзү буенча Россия җыелмасы яулады.
Светлана Колесниченко Беларусь Республикасы җыелмасы спортчысы ВасилинаХондошко һәм Үзбәкстан вәкиле Диана Онкесны җиңеп, үзенең бай җиңүләр коллекциясен тагы бер алтын медальгә баетты. Судьялардан иң яхшы билгеләр алган Александр Мальцев Таиланд спортчысы Кэнтинан Адисаисирибутрга караганда күбрәк балл җыйды, һәм ул да БРИКС Уеннары җиңүчесе итеп танылды.
БРИКС Уеннары кысаларындагы самбо ярышларында пәнҗешәмбе көнне 7 медаль комплекты уйнатылды. Хатын-кызлар арасында алтын медальләрне Россия спортчылары Софья Емелюкова (50 кг кадәр) һәм Эльмира Кахраманова (59 кг кадәр), шулай ук Монголия вәкиле Баярмаа Нехиитбаатар (54 кг кадәр) яулады. Ир-атлар арасында Россия спортчылары Павел Иванов (58 кг кадәр), Кирилл Бажин (64 кг кадәр) һәм Даниил Орлов (79 кг кадәр), шулай ук Үзбәкстаннан Убайдилло Муминов (71 кг кадәр) җиңде.
«Бу ярышларда җиңүемә бик шатмын, – дипуртаклашты үз кичерешләре беләнСофья Емелюкова. – Аларның нәкъ менә Россиядә уздырылуына аеруча шатмын. Мин беренче урынга исәп тоттым, БРИКС Уеннарына бертуктамыйча ай ярым әзерләндем, һәм минем бар да килеп чыкты».
Шулай ук ярышлар рульчесез ике ишүче дисциплинасында да башланды. Хатын-кызлар арасында да, ир-атлар арасында беренчелекне Россия спортчылары яулады, җиңүчеләр исеменә Илья Иванов белән Иван Кладов һәм Марина Рубцова белән Валентина Плаксина парлары лаек булды.
БРИКС Уеннарының өстәл теннисы буенча төркемле ярышларында ярымфиналга чыгучылар билгеле булды. Россия җыелмасы спортчылары хатын-кызлар арасында да, ир-атлар арасында да топ-дүртлеккә керә алды. Россиянең теннисчы кызлары Таҗикстан командасын 3-0 исәбе белән җиңде, ә ир-атлар җыелмасы исә коры исәп белән Бәхрәйн командасын отты. Хатын-кызлар разрядында иң яхшылар дүртлегенә шулай ук Һиндстан, Иран һәм Кытай спортчылары керде.
«Хәзер без барыбыз да яхшы формада. Бүген безнең Бразилия белән матч булды. Без бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттек. Россия җыелмасы белән очрашу кызык булачак. Тулаем алганда, бар да әйбәт, һәм безгә Казанда бар да ошый», – дип билгеләп узды Иран теннисчысы Элина Рахими.
Ир-атлар арасында ярымфиналга Кытай, Беларусь Республикасы һәм озакка сузылган матчта Һиндстанны 3-2 исәбе белән откан Иран чыкты.