Ир-атлар арасында чемпионнар исеменә Россия спортчылары Владимир Мнацаканян (48 кг кадәрге авырлык категориясе), Баир Батлаев (51 кг кадәр), Максим Кузнецов (54 кг кадәр), Андрей Пегливанян (57 кг кадәр), Илья Попов (63,5 кг кадәр), Сергей Сергеев (75 кг кадәр), Бешто Шавлаев (80 кг кадәр) һәм Вадим Щеблыкин (86 кг кадәр), Үзбәкстан вәкилләре Шавкатжон Болтаев (67 кг кадәр), Хавасбек Асадуллаев (71 кг кадәр), Мадияр Сайдрахимов (92 кг кадәр) һәм Баходир Жалолов (92+ кг), шулай ук Абхазия спортчысы Герман Арджения (60 кг кадәр) лаек булды.
«БРИКС илләре уеннарының бер өлеш булуына шатмын. Абхазия Республикасы флагы астында чыгыш ясау һәм алтын алу – бу тарих, мин бик горурланам. Соңгы көрәш авыр бирелде, физик көч тә, мораль көч тә бетеп килә иде, ләкин мин түзә алдым», – диде Герман Арджения.
Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр исеменә Россия спортчылары Анна Аэдма (52 кг кадәр), Людмила Воронцова (57 кг кадәр), Надежда Голубева (60 кг кадәр), Алина Пушкарь (63 кг кадәр), Азалия Әминева (66 кг кадәр), Елена Гапешина (75 кг кадәр), Салтанат Меденова (81 кг кадәр) һәм Ксения Олифиренко (81 кг кадәр), Һиндстан вәкилләре Минакши (48 кг кадәр) һәм Анамика (50 кг кадәр), шулай ук Үзбәкстан спортчылары Нигина Уктамова (54 кг кадәр) һәм Кытайдан Шу Ли (70 кг кадәр) лаек булды.
Бокс турниры нәтиҗәләре буенча Россия спортчылары 24 медаль яулады (15 алтын, 4 көмеш, 5 бронза), Үзбәкстанның – 19 (5-6-8), Һиндстанның – 9 (2-3-4), Кытайның – 7 медале (1-4-2).
Хатын-кызлар арасында 48 кг авырлык категориясендә иң көчлесе булып финалда Кытай спортчысы Хань Шуайсяны җиңгән Үзбәкстан вәкиле Лазила Хайдарова булып чыкты. 52 кг авырлыкта алтынны россияле Глафира Борисова яулады,көмешне исә Үзбәкстан кызы Гальхаё Жураева алды. 57 кг категориясендә җиңүгә финалда россияле Ирина Зуевадан көчлерәк булып чыккан Бразилия спортчысы Ширлен Тайс До Насцименто иреште.
Ир-атлар арасында 81 кг авырлык категориясендә җиңүче булып россияле Абас Азизов танылды – ул финалда Габриэл Фалцао Лираны (Бразилия) җиңде. «Авыр булды, ләкин иң мөһиме – җиңдем. Минем өчен бупринципиаль мөһим старт иде, мин җиңүгә исәп тоттым, һәм бар да килеп чыкты. Җиңү белән канәгатьмен, тик көрәш белән – әллә ни юк. Ярышларның үзләренә килсәк, алар искиткеч, оештыру дәрәҗәсе – Олимпиададагы кебек», – дип сөйләде Абас Азизов.
90 кг авырлык категориясе финалында Беларусьның ике спортчысы очрашты – Александр Сидорик милләттәше Егор Воропаевтан көчлерәк булып чыкты. «Көндәшләрнең дәрәҗәләре яхшы иде. Барысы да җиңү яуларга килгән, үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәтергә тырыштылар. Җиңүемне хатыныма багышлыйм, – диде финалдан соң Александр Сидорик. – Мин Казанда беренче тапкыр түгел, бу шәһәр миңа ошый, ул Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсе. Оештыру ягына да сораулар юк, бар да бик әйбәт».
Ир-атлар арасында 100 кг авырлык категориясендә алтынны россияле Нияз Билалов яулады, көмешкә Ицие Шен (Кытай) лаек булды. Ә 100 килограммнан артык авырлыкта җиңүгә бразилияле Лукас Антонио Мартинс Лима иреште – ул финалда россияле Александр Шалимовны җиңде. «Үземнең көчемне һәм мөмкинлекләремне күрсәтү һәм мондый ярышларда чемпион калу бәхете һәркөнне тәтеми. Минем җиңү китергән барлык хисләрне белдерергә сүзләрем җитмәс, бу – тормышымдагы иң мөһим мизгелләрнең берсе. Һәрбер алыш үзенчә катлаулы иде. Дзюдо – шахмат кебек, син анда эш итәсең, хаталар җибәрәсең, һәм акыл һәм көчеңне кулланып, аларны төзәтергә тиешсең. Мин көрәшләремне уңышлы уздырдым һәм моңа бик шатмын», – дип уртаклашты Бразилия спортчысы.
Нәтиҗәдә дзюдода иң күп медальне россиялеләр яулады – биш алтын, өч көмеш һәм бер бронза. Икенче урында 3-3-4 күрсәткече белән Бразилия. Алардан соң Кытай һәм Беларусь – әлеге илләрнең икесе дә икешәр алтын, икешәр көмеш һәм берәр бронза медаль яулады.
«Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә фехтование ярышларының соңгы көне узды, аның кысаларында рапира һәм кылыч белән көрәшүче ир-атлар, шпага белән ярышучы хатын-кызлар арасында өч медаль комплекты уйнатылды.
Хатын-кызлар арасында җиңүне Россиянең шпагачы кызлары (Яна Бекмурзова, Татьяна Гудкова, Айзанат Мурзанаева, Милен Бавуге Хабимана) яулады. Алар финалда 45:23 исәбе белән Беларусь җыелмасын (Александра Цурская, Агата Царькова, Екатерина Пошернева, Валерия Никонова) отты. Бронза исә Һиндстан җыелмасында.
Рапирачы ир-атлар финалында да тамашачылар Россия (Антон һәм Кирилл Бородачевлар, Тимур Сафин, Владислав Журавлев) һәм Беларусь (Владимир Бутенко, Владислав Николюк, Егор Рябцев, Георгий Ткаченко) җыелмалары көрәшен күзәтте. Бу дисциплинада да җиңүне россиялеләр яулады – 45:11. Бронза медальләргә кабат Һиндстан командасы лаек булды.
Ярыш көне «кылыччы» ир-атлар финалы белән тәмамланды: Россия җыелмасы (Кирилл Тюлюков, Дмитрий Даниленко, Анатолий Костенко, Камил Ибраһимов) Азәрбәйҗан (Мурад Акберов, Салех Мамедов, Магсуд Хусейнли, Аббас Гусейнов) җыелмасы белән очрашты. Очрашу Россия командасы файдасына, 45:23 исәбе белән тәмамланды. Бронза медальләрне Беларусь җыелмасы яулады.
БРИКС илләре уеннарының футбол ике төр көрәше чемпионнары исеменә финалда Казахстан командасын җиңгән Россия җыелмасы лаек булды. Цифрлы этапта командалар тигез уен алып барды диярлек, ләкин алай да Россия җыелмасының аз гына өстенлеге бар иде – 6:5. Аңа җиңүне Даниил Абельдяев, Роберт Фәхретдинов, Антон Кленов һәм Степан Михович китерде. Әмма алда команданы чын мәйданчыктагы уен көтә иде, һәм бар да үзгәрә ала иде. Россия җыелмасына Александр Кригер, Артём Елькин, Даниил Ильин һәм Александр Кузьминых кушылды, һәм уртак тырышлык белән бу этапны да җиңү белән тәмамлап булды. Матчның гомуми исәбе – 9:7.
«Бик киеренке матч булды, Казахстан командасы егетләренә зур «респект», минем хәтта тавышым да бетте. Ике этапта да уен мөмкин кадәр кызды, бу – без лаек финал иде. Бөтен уенчылар белән дә горурланам, алар мактауга лаек. Оештыру ягы супер. Казан – искиткеч шәп шәһәр, биредә мөмкин кадәр әйбәт һәм ярдәмчел кешеләрне очратырга була», – дип белдерде Россия җыелмасының уенчысы Даниил Абельдяев.