Олег Матыцин бар дөнья спортчыларын БРИКС Уеннары-2024 тә катнашырга чакырды
2023-10-19 16:00
Пермьдә узучы халыкара “Россия — спорт державасы” спорт форумында Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин Казанда үтәчәк БРИКС Уеннары ярышларда катнашырга теләгән һәрбер ил спортчылары өчен ачык булачак дип белдерде.
“Бу көннәрдә БРИКС Уеннары Көньяк Африка Республикасында уза, һәм хәзерге вакытка Россия спортчылары 14 медаль яулады, шуларның 11-е – алтын. Киләсе БРИКС Уеннары Казанда узачак. Алар теләге булган һәркем өчен ачык булачак. Африка, Азия, Европа һәм Америка илләре спортчыларын чакырасым килә. Безгә кунакка килегез! Россия һәм Казан сезне күрергә һәрчак шат”, — дип билгеләп үтте Олег Матыцин.
Беларусь Республикасының спорт һәм туризм министры Сергей Ковальчук БРИКС Уеннарын үткәрүнең халыкара спорт өчен мөһим булуын билгеләп узды һәм алар югары дәрәҗәдә уздырылачагына ышануын белдерде.