Яңалыклар

Filatov & Karas һәм Лев Лещенко Казанда узачак БРИКС илләре уеннары 2024 рәсми җырын башкарачак

Казанда узачак БРИКС илләре уеннары 2024нең рәсми җыры исеменә Filatov & Karas төркеменең «Чемпион 1» композициясе лаек булды. Трекның кушымтасын РСФСРның халык артисты Лев Лещенко башкара.

Бу җыр – спорт гимны гына түгел, ә һәркем өчен мотивацияле теләктәшлек тә. Ул хәтта авыр тормыш ситуацияләрендә дә төшенкелеккә бирелмәскә өнди.

БРИКС илләре уеннары 2024 12-23 июнь көннәрендә Казанда узачак. Татарстан башкаласында 60 артык илдән 5000 якын спортчы җыелачак, алар 27 спорт төрендә ярышачак.

БРИКС Уеннарының рәсми җырын бүген «Вечерний Звук» дип аталган чарада башкарачаклар. https://vk.com/video-36259836_456240459

7 июньнән башлап композицияне Россиядә гамәлдә булган барлык музыкаль сервисларда тыңлап булачак.