Россиядә беренче тапкыр, 12-24 июнь көннәрендә узган БРИКС илләренең спорт уеннарына йомгакны Казанда үткән матбугат конференциясендә ясадылар.
БРИКС илләре уеннары Казан һәм Мәскәүнең спорт объектларында узды. Алар үзләренә 82 ил данын яклаучы 5640 катнашучыны җыйды, ярышлар 27 спорт төре буенча үтте.
Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, Уеннарны оештыручылар спортчылардан бик күп уңай бәяләмәләр алган.
«Спортчыларның күбесе БРИКС Уеннарындагы сервислар дәрәҗәсен Олимпия уеннарыныкы белән чагыштырды, Казандагы кайбер сервисларны хәтта яхшырак та, диделәр. Барысы да объектлар, туклану, телевизион эшчәнлек, волонтерлар эшенә зур бәя бирде. Казандагы барлык хезмәтләр дә бар көчен куеп эшләде, шуңа бар да ничек кирәк, шулай килеп чыкты. Спортчыларга Казанда шулкадәр ошар дип, үзебез дә көтмәгән идек», – дип билгеләпуздыВладимир Леонов.
Казандагы Уеннар БРИКС берлегендә уздырылучы спорт турнирлары тарихында күп күрсәткечләр буенча рекордлар куйды.
«Моңа охшаш чараны без 11 ел элек Казанда уздырдык – бу җәйге Универсиада иде. Без Универсиада эффектын кабатладык дисәк тә була. Бу проект турында актив ишетелмәде һәм сөйләмәделәр, ләкин без төгәл, аңлаешлы һәм перспективалы продукт җыйдык. Киләсе Уеннар Бразилиядә үтәчәк дип планлаштырыла, һәм аларның делегацияләрен озатканда, без кечкенә генә киңәшмә уздырдык. Алар Казанда булган нәрсәне хәтта кабатлау да авыр булачак, диделәр. Ләкин без булышачакбыз», – дип ассызыклады Татарстан Республикасының спорт министры.
Россия җыелмасы 266 алтын медаль яулап, Уеннарның гомуми команда зачетының җиңүчесе булды, медальләрне исә барлыгы 38 җыелма яулады.
«Казанга барлык лидерларны да алып килү техник яктан авыр иде, чөнки бер айдан Олимпия уеннары башлана. Командалар сезонга 4 ел элек булган календарьдән чыгып әзерләнделәр, ә спорт белән шөгыльләнүчеләр ярты, бер ел кала Олимпия циклына яңа ярышлар кертү мөмкин түгел икәнен аңлый. Без килүчеләрнең барысына да рәхмәтле. Кайбер спорт төрләрендә көчле көндәшлек иде. Уеннар белән бер вакытта футбол буенча Европа чемпионаты узуга карамастан, Уеннар яхшы телерейтинглар җыйдылар. Матч ТВ телеканалындагы трансляцияләрне 19 миллионнан артык кеше караса, тагын 22 миллионнан артык кеше интернеттан карады», – дип билгеләп узды Владимир Леонов.
«Безнең федераль, шулай ук республика һәм шәһәр дәрәҗәсендәге барлык партнерлар, дуслар һәм оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Зур команда җиң сызганып эшләде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтмешли, яңа проектлар көтеп калабыз», – дип өстәде Татарстан Республикасының спорт министры.
Казан шәһәренең Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең генераль директоры Максим Денисов БРИКС илләре уеннарын оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Әле бүген төнлә генә Казаннан соңгы катнашучы китте, шуңа хәзер экспресс-нәтиҗәләр ясарга була, аннары безнең нәрсә килеп чыгуын анализларбыз. Дирекция командасы эчендә без безнең барыбер килеп чыкты дип саныйбыз. Проектны оештыру һәм уздыру вакытында объектларга рәсми керү рөхсәте булган 25 мең кешегә бейдж бирелде. Бүген, проектта катнашкан һәркемгә диярлек, рәхмәт сүзеннән кала, башка әйтер сүзем юк», – диде Максим Денисов.