Казандагы Уеннар БРИКС берлегендә уздырылучы спорт турнирлары тарихында күп күрсәткечләр буенча рекордлар куйды.
«Моңа охшаш чараны без 11 ел элек Казанда уздырдык – бу җәйге Универсиада иде. Без Универсиада эффектын кабатладык дисәк тә була. Бу проект турында актив ишетелмәде һәм сөйләмәделәр, ләкин без төгәл, аңлаешлы һәм перспективалы продукт җыйдык. Киләсе Уеннар Бразилиядә үтәчәк дип планлаштырыла, һәм аларның делегацияләрен озатканда, без кечкенә генә киңәшмә уздырдык. Алар Казанда булган нәрсәне хәтта кабатлау да авыр булачак, диделәр. Ләкин без булышачакбыз», – дип ассызыклады Татарстан Республикасының спорт министры.
Россия җыелмасы 266 алтын медаль яулап, Уеннарның гомуми команда зачетының җиңүчесе булды, медальләрне исә барлыгы 38 җыелма яулады.
«Казанга барлык лидерларны да алып килү техник яктан авыр иде, чөнки бер айдан Олимпия уеннары башлана. Командалар сезонга 4 ел элек булган календарьдән чыгып әзерләнделәр, ә спорт белән шөгыльләнүчеләр ярты, бер ел кала Олимпия циклына яңа ярышлар кертү мөмкин түгел икәнен аңлый. Без килүчеләрнең барысына да рәхмәтле. Кайбер спорт төрләрендә көчле көндәшлек иде. Уеннар белән бер вакытта футбол буенча Европа чемпионаты узуга карамастан, Уеннар яхшы телерейтинглар җыйдылар. Матч ТВ телеканалындагы трансляцияләрне 19 миллионнан артык кеше караса, тагын 22 миллионнан артык кеше интернеттан карады», – дип билгеләп узды Владимир Леонов.
«Безнең федераль, шулай ук республика һәм шәһәр дәрәҗәсендәге барлык партнерлар, дуслар һәм оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Зур команда җиң сызганып эшләде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтмешли, яңа проектлар көтеп калабыз», – дип өстәде Татарстан Республикасының спорт министры.