Яңалыклар

Likee – БРИКС Уеннарының рәсми мәгълүмати партнеры

Әйдәп баручы кыска видеолар берләшмәсе Likee БРИКС илләре уеннары 2024нең рәсми мәгълүмати партнеры итеп сайланды.

Турнир вакытында Likee БРИКС Уеннарының рәсми аккаунты (Likee ID: kazan2024_brics) белән бергә #BRICS2024 челленджына старт бирәчәк, бу бик күп кулланучыларга талисман Бриксикның сурәте булган махсус фильтр ярдәмендә челленджда катнашырга һәм спортның матурлыгын тоярга булышачак. Казанга Likee блогерлары да киләчәк, алар ярышлардагы кызык мизгелләр һәм “сәхнә арты” кадрлары белән бүлешәчәк.

“Без, мартта Киләчәк Уеннары белән уңышлы хезмәттәшлек иткәннән соң, 2024 елның календарендәге тагы бер грандиоз спорт вакыйгасы — БРИКС Уеннары белән берләшүебезгә бик шатбыз, — диде Likee Россия генераль директоры Дмитрий Щербинин. — Спорт һәрвакыт безнең кызыксынулар берләшмәсе контентының төп баганаларының берсе иде, шулай ук ул безнең кулланучыларның, аеруча яшь буынның физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту буенча эшчәнлегебез белән тыгыз бәйләнгән. Шунысын әйтергә кирәк, спортта дан тотучылар, шул исәптән, “Зенит” футбол клубы һәм фигуралы шуу чемпионы Камилә Вәлиева да Likee берләшмәсенә кушылды. Шулай ук без безнең платформада сыйфатлы контент ясый һәм биредә дусларын-фикердәшләрен очрата алачак яңа кулланучыларны һәм спорт яратучыларны сәламлибез”.

БРИКС Уеннары 12-23 июнь көннәрендә Казанда узачак. Алтмышка якын илдән килгән 5 меңнән артык спортчы 27 спорт төрендә якынча 400 бүләк комплекты уйнатачак.

“Без илебездә актив үсеш алучы һәм яшь аудиторияне җәлеп итүче Likee компаниясенең БРИКС Уеннарының рәсми мәгълүмати партнеры булуына бик шатбыз. БРИКС Уеннары — алда көтелүче, аеруча яшьләргә кызык булырга тиеш спорт бәйрәме: яңартылган спорт объектлары, Россия һәм дөньяның иң яхшы спортчылары. Әлбәттә, без Казанга килгән мөмкин кадәр күбрәк кеше Уеннар караудан ләззәт алыр дип өметләнәбез. Ләкин алар нинди сәбәпләр буенча килә алмаса, без БРИКС Уеннарының ни икәнен һәркем тоя алсын өчен, ярышларда төшерелгән иң кызыклы кадрлар белән социаль челтәрләрдә бүлешергә шат булачакбыз”, — диде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Михаил Леонов.

Казанда узачак БРИКС Уеннары 2024 билетларын БРИКС Уеннарының рәсми сайтында (https://tickets.bricskazan2024.games) яки турнирның рәсми партнеры kassir.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Белешмә.

Likee — кыска видеороликлар ясап һәм аларны бар дөньяга таратып, сыйфатлы туры трансляцияләр алып бара була торган оригиналь платформа. 2017 елда эшләтеп җибәрелгән Likee кушымтасы 180 артык илдә эшли, һәм дөньяның 100 миллионнан артык халкы әлеге платформаны күңел ачу, үзеңне күрсәтү һәм дуслар табу өчен сайлый. Likee — Россиядә популяр социаль челтәр, аның платформага тугрылыгын күрсәтүче һәм анда актив үсеш алучы миллионлаган язылучысы бар.