Яңалыклар

БРИКС Уеннары 2024 – 10 нчы юбилей Ак Барс Банк Казан марафонының партнерлары

10-12 май көннәрендә Казанда 10 нчы юбилей Ак Барс Банк Казан марафоны узачак.

Ике көн дәвамында 17 илдән килгән 30 мең катнашучы 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км дистанцияләрендә көч сынашачак. Шулай ук балалар өчен 300 һәм 600 метрга йөгерүләр оештырылачак, ә әлегә бары үрмәләүче нәниләр өчен 40 метр дистанцияле TIMERBABY ярышлары узачак.

10 нчы Ак Барс Банк Казан марафоны кысаларында марафон буенча Россия чемпионаты үтәчәк, анда әйдәп баручы Россия чемпионнары чыгыш ясаячак. 10 км лы дистанциядә башка спорт сөючеләр белән бергә популяр Россия комигы һәм актеры Денис Дорохов та йөгерәчәк.

БРИКС Уеннары 2024 Ак Барс Банк Казан марафонының партнерлары булды. 10 май көнне Уеннар талисманы леопард Бриксик TIMERKIDS балалар йөгерешендә катнашачак, һәм барлык теләүчеләр тиздән Казанда узачак халыкара ярышлар герое белән таныша һәм фотога төшә алачак.

11 май көнендә “Хезмәт резервлары” стадионында “Милләтләр парады: БРИКС Уеннарын каршы алабыз” дип исемләнгән чара узачак, анда 150 кеше катнашачак. Алар үз илләре, Россия төбәкләре һәм Татарстан Республикасы районнары флаглары белән узачак. Казан марафоны хөрмәтенә оештырылган концертта “Отпетые мошенники” һәм “Мураками” кебек популяр музыкаль төркемнәр чыгыш ясаячак.

9-12 май көннәрендә Казан марафонының ЭКСПОсында (Үзәк стадионның җиңел атлетика манежы, Ташаяк, 2а) БРИКС Уеннары фотозонасы урнашачак, анда килүчеләр истәлекле призлар ала һәм 2024 ел җәенең иң көтелгән спорт чарасы турында тулырак белә алачак.

Казан марафоны БРИКС марафоннар лигасының әгъзасы булып тора, бу – Россиянең (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан) иң зур марафоннарын берләштерүче проект, киләчәктә аңа шулай ук Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка һәм БРИКСның башка илләре дә кушылыр дип планлаштырыла.

Белешмә өчен: БРИКС Уеннары 12-23 июнь көннәрендә Казанда узачак. Егермедән артык спорт төре буенча ярышларга БРИКС илләре һәм чакырылган илләрдән 4500 дән артык катнашучы килер дип көтелә.

Казанның яңартылган спорт объектларында Россия җыелмасы лидерлары, әйтик, суга сикерү буенча дөнья һәм Европа чемпионы Евгений Кузнецов, синхрон йөзү буенча күп тапкыр Олимпия уеннары чемпионы булган Светлана Колесниченко, фехтованиеның кылычлы төрендә ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Яна Егорян, нәфис гимнастика буенча Россия чемпионы Лала Крамаренко, Токиода узган Олимпия уеннарында дзюдо буенча бронза яулаган Нияз Ильясов чыгыш ясаячак.

Уеннарның җиңел атлетика ярышларына билетлары сатуга 7 майда чыгачак. Билетлар сатып алу һәм БРИКС илләре Уеннары турында тулырак белү өчен Уеннар сайтына керегез: https://bricskazan2024.games/ru