Яңалыклар

Дмитрий Чернышенко һәм Игорь Левитин 2024 елда узачак БРИКС Уеннарының оештыру комитеты утырышын уздырды

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин 2024 елда Казанда узачак БРИКС илләренең спорт уеннарын әзерләү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. Утырыш нәтиҗәләре буенча спорт дисциплиналары һәм ярышлар объектлары исемлеге, шулай ук турнирның рәсми логотибы расланды.

Вице-премьер үткәреләчәк турнирның Россия Федерациясе өчен стратегик мөһимлеген билгеләп узды.

“2024 елда Россия БРИКСта рәислек итә, БРИКС илләренең спорт уеннарының дәүләтара форматы аларны югары дәрәҗәдә оештырырга һәм барлык катнашучыларны тигез шартлар белән тәэмин итәргә булышачак. Россия БРИКС Уеннарын бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрә – альянс илләрендә популяр булган 29 спорт төре буенча ярышлар планлаштырылган. Без катнашучы илләр ягыннан уңай караш күрәбез, алар көнбатыш функционерлары коткысына бирелми.

Бер айдан соң Казанда инновацион “Киләчәк Уеннары” башлана, әзерлек план буенча бара. Әлеге традиция БРИКС Уеннарына әзерлек кысаларында да дәвам итәчәгенә шикләнмим. Барлык объектлар әзерлеген һәм аларның барлык таләпләргә туры килүен тәэмин итү мөһим”, - диде Дмитрий Чернышенко.

“Татарстанның халыкара масштабтагы зур чараларны әллә ничә тапкыр уздырганы бар. Безнең бай тәҗрибәбез үз өстебезгә теләсә нинди дәрәҗәдәге һәм форматтагы чара үткәрү җаваплылыгын алырга мөмкинлек бирә. Республикада бу проектны тормышка ашыру өчен кирәкле барлык ресурслар да бар. Уеннарны оештыру югары дәрәҗәдә узсын өчен, без бар тырышлыкны куячакбыз дип ышандыра алам, без үз өстебезгә алган барлык бурычларны үтәячәкбез”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

“Безнең инициатива буенча һәм БРИКС илләрендәге коллегаларыбыз белән үзара килешү нәтиҗәсендә, БРИКС Уеннары 2024 не ачык форматта үткәрү карары кабул ителде. Альянста катнашучыларның барысы да тигез һәм дискриминациясез катнашу мөмкинлеге принцибы яклы, без барлык ил спортчыларын турнирда ирекле катнашу мөмкинлеге белән тәэмин итәбез, алар үз илләре флагы астында санкцияләрсез һәм чикләүләрсез катнашачак, җиңүче илнең гимны яңгыраячак.

Казанда узачак БРИКС Уеннарында без 60 тан артык илдән якынча 5000 спортчы килүен көтәбез. Әзерлек эшләнгән һәм расланган Чаралар планы нигезендә тормышка ашырыла, ул үз эченә барлык инфраструктура һәм сервисларны әзерләүне, мәдәни программа һәм волонтерлар программасын оештыруны, санитар-эпидемиягә каршы чараларны үз эченә ала. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе – катнашучылар һәм чара кунакларының иминлеген кайгырту, бу бездә һәрчак приоритетта. Казанда узачак БРИКС илләренең Спорт Уеннары 2024 тә барысын да күрергә шат булачакбыз”, - диде спорт министры Олег Матыцин.

Уеннар 2024 елның 11-23 июнь көннәрендә узачак. Уеннарның спорт программасы үз эченә БРИКС илләрендә иң популяр булган 29 спорт төре буенча ярышларны ала: бокс, брейкинг, пляж волейболы, пляж гандболы, байдарка һәм каноэда ишү, ишү спорты, дзюдо, каратэ, көрәш, билбау көрәше, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, суга сикерү, самбо, синхрон йөзү, скейтбординг, спорт көрәше, спорт гимнастикасы, теннис, ушу, фехтование, баскетбол ике төр ярышы, футбол ике төр ярышы, нәфис гимнастика, шахмат, авыр атлетика, бадминтон һәм ат спорты. Барлыгы 389 медаль комплекты уйнатылачак. Чараларны оештыруда 2300 волонтер катнашачак.

Россиянең спорт министрлыгы гомумроссия спорт федерацияләре белән берлектә ярышлар программасы регламенты, судьялар корпусын формалаштыру өстендә эшли.