Казанда узучы БРИКС Уеннарында тагы 40 медаль комплекты уйнатылды.
Ишү спорты ярышларының икенче көнендә БРИКС Уеннары спортчылары алты медаль комплекты өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә Россия җыелмасы биш алтын медальгә баеды. Ялгыз ярышларның җиңел авырлык категориясендә Наталья Гужинова җиңсә, гади авырлык категориясендә Кира Ювченко җиңүяулады, ә рульчесез парлар арасында иң яхшылар исеменә Валентина Плаксина белән Марина Рубцова лаек булды. Ир-атлар арасында ялгыз ярышларда Александр Яковлев җиңде, ә рульчесез парлы ярышларда алтынны Илья Иванов белән Иван Кладов яулады. Ялгыз ярышларның җиңел авырлык категориясендә җиңүгә Беларусь спортчысы Никита Корнеев иреште.
«Җиңү һәрчак рәхәт, мин алтынга бик шат, әлбәттә. Тик «мондый нәтиҗә булачак» дип сирәк фараз кылам. Бүген стартка бары «үземнең яхшы эшемне күрсәтергә» дигән уй белән генә чыктым. Минем килеп чыкты, мин канәгать.
Мин мондый масштабтагы ярышлар оештырылуына бик шат. Аларда катнашуым белән бик горурланам. Бу көннәрдә, бу сәгатьтә янәшәмдәге барлык кешеләргә, шул исәптән көндәшләремә дә зур хөрмәт белән карыйм. Бу медаль миңа беренче чиратта шунысы белән мөһим – бу мондый Уеннарның әлеге төрендә беренче алтын медаль. Бу аеруча кыйммәтле. Һәрбер медаль – спортчы белән бергә хезмәт куючы тулы бер команда эшенең нәтиҗәсе ул», – дип белдерде Кира Ювченко.
БРИКС Уеннарында беренче медальләр каратэда да уйнатылды. «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә уннарча җитди көрәш узды, кайбер очрашуларның нәтиҗәләре чын мәгънәсендә диярлек соңгы секундларда хәл ителде. Көрәш шундый киеренке һәм тигез барды, шуңа алтын медальләрнең барысы да төрле ил спортчыларына эләкте – хәтта уен көне эчендә ике медаль яулаучы булмады.
«Ката» дисциплинасында алтынны Бразилия спортчысы Ёнамине Мота Николь Хелена яулады. Икенче урынга Кытай кызы Ляо Илинь лаек булды, бронзаны исә Беларусь спортчысы Виктория Руденченко һәм тагы бер Кытай вәкиле Тао Ивей бүлеште.
Күк асты иле спортчысы Се Юй 50 кг авырлык категориясендә алтын медаль яулады. Финалда ул Үзбәкстан данын яклаучы Гульшан Алимарданованы җиңде. Бронза медальләргә исә Россия каратэчылары Айгөл Садыйкова һәм Анастасия Разумных лаек булды. 55 кг авырлык категориясендә БРИКС Уеннары чемпионы булып Азәрбәйҗан спортчысы Мәдинә Садигова танылды, ул финал ярышта Хоу Цзюиннан (Кытай) көчлерәк булып чыкты. Бронзаны Казахстан кызы Мәдинә Алиманова һәм Россия вәкиле Озода Нуридинова бүлеште.
67 кг авырлык категориясендә җиңүгә Әрмәнстан спортчысы Сурен Харутюнян иреште, ул финал ярышта россияле Сергей Спицыннан көчлерәк булып чыкты. Өченче урынны Нурланбек Уулу Калыс (Кыргызстан) һәм Мухаммадабдулазиз Ходжакулов (Үзбәкстан) бүлеште.
Соңгы, 75 кг авырлык категориясендә БРИКС Уеннары чемпионы исеменә россияле Эрнест Шәрәфетдинов лаек булды. Финалда ул Беларусьтан килгән Дэвид Нгуенны җиңде. Бронзаны исә Казахстан спортчысы Назим Нурланов һәм Үзбәкстан спортчысы Дастонбек Отаболаев алды.
БРИКС Уеннарының ушу буенча ярышларында алты медаль комплекты уйнатылды. Һәм кабат өчәр «алтын» Россия һәм Кытайга китте – әлегә бу спорт төрендә әлеге илләр хисабында ике ярыш көне нәтиҗәләре буенча алтышар беренче урын. Алда тагы киеренке ике көн.
Спортчылар бер-берсе белән чирекфиналда очрашкан арада, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч дисциплинада финал чыгышлар узды. Цзяншуда иң көчле спортчы исеменә россияле Аксинья Щукина лаек булды, ул меңнән биш баллга Иран спортчысы Захра Кианидан көчлерәк булып чыкты. Бронзаны исә Бразилия данын яклаучы Мишель Сильва Дос Сантос алды.
Наньдао Россия спортчылары беренче өчлеккә кермәгән бердәнбер дисциплина булып чыкты. Алтынны Кытай спортчысы Ян Цзеся яулады, икенче урынга Үзбәкстан вәкиле Дарья Латшева лаек булды, бронзаны исә Ираннан килгән Назанин Баздар алды.
Быелгы БРИКС Уеннарында икенче алтынын Сандра Константинова гуньшуда яулады (кичә ул даошу ярышларында җиңгән иде). Көмеш тагы бер Россия спортчысы Анна Леоновага эләкте, бронза исә Кытай кызы Цю Синьюэга китте.
Тайци цзянь стиленең ир-атлар арасындагы ярышларында иң көчле спортчы булып Кытайдан килгән Леи Ли танылды. Аның төп көндәше россияле Иван Краснобаев иде, нәтиҗәдә ул көмеш медальгә лаек булды, ә бронзаны тагы бер Күк асты иле вәкиле Дачанг Ли яулады.
Ә менә чанцюаньда беренче ике урынны россиялеләр алды – Кирилл Зуи Бондаренко меңнән ун баллга Павел Муратовны артта калдырды. Шунысы кызык, бер көн алданрак Кирилл – көмеш, ә Павел алтын медаль алган иде. Россиялеләрдән соң пьедесталда Иран спортчысы Хоссеин Гебленамай Могадам урнашты.
Наньцюань стилендә исә җиңүгә Кытай спортчысы Чжан Ченкай иреште.Көмешкә иранлы Шахин Баниталеби лаек булса, бронзаны россияле КамилХалилюлин алды.
БРИКС Уеннары кысаларында «Ак Барс» көрәш сараенда самбо буенча финал ярышлар узды. Соңгы ярыш көнендә 7 медаль комплекты уйнатылды.
88 килограммга кадәрге категориядә ир-атлар арасында алтын медальне россияле Аслан Абазов яулады. Финалда ул 2023 елгы дөнья чемпионы, Кыргызстан спортчысы Жамалбек Асылбек Уулудан көчлерәк булып чыкты. Тагы бер Россия самбочысы Кирилл Князьков 98 килограммга кадәрге авырлык категориясендә җиңүгә иреште.
Хатын-кызлар арасында солода, ирекле программада беренчелекне 288,8397 балл җыйган Беларусь Республикасы спортчысы Василина Хондошка яулады. Токиода узган Олимпия уеннары катнашучысы һәм дөнья чемпионатының бронза призеры алтын өчен көрәштә юниорларда чыгыш ясаучы Александра Кузнецовадан (274,4105) һәм Казахстан вәкиле Полина Мерзляковадан (204,0460) өстен калды.
«Мин Василинага шундый сокланам. Ул бу спортта миңа караганда озаграк, – дип белдердеАлександра Кузнецова. – Ләкин бар да гадел, бар да тиешенчә. Үз өстемдә эшләячәкмен!»
«Бу бик яхшы нәтиҗә! Нәрсә өчен эшләдек, шуны алдык та! – дип белдерде Василина Хондошка. – Кузнецованың сүзләре? Мондый сүзләрне ишетү бик рәхәт. Ләкин мин алай дип әйтә алмыйм. Старт алдыннан барыбыз да тигез, алда ничек буласын беркем белми. Әмма бүген шулай килеп чыкты. Александра – көчле солист һәм лаеклы көндәш».
Ярыш көне Россия җыелмасының техник программада җиңүе белән тәмамланды. Команда өчен Анна Андрианова, Анастасия Бахтырева, Екатерина Коссова, Варвара Креопалова, Елизавета Минаева, Эвелина Симонова, Елизавета Смирнова һәм Агния Тулупова чыгыш ясады. Җиңүче кызларның нәтиҗәләре 341,7363 баллга тигез иде. Көмешне 273,2816 балл җыйган Корея Халык Демократик Республикасы (КХДР) вәкилләре яуласа, өченче урынны Беларусь командасы синхрончылары алды (260,5641).
Җомга көнне БРИКС Уеннарының спорт гимнастикасы буенча ярышларында аерым дисциплиналарда биш медаль комплекты ияләре билгеле булды.
Ир-атлар арасында ирекле күнегүләрдә алтын медальне белорус Егор Шарамков яулады. Ул Россиянең Олимпия чемпионы Никита Нагорный (14,133) һәм милләттәше Ярослав Крутовны (13,966) артта калдырып, 14,933 балл алды.
«Чыгыштан соң кәефем бик әйбәт, күтәренке. Мин бүгенге көн нәтиҗәсе белән канәгатьмен, – дип белдердеЕгор Шарамков. – Минем Казанда Россия чемпионатында булганым бар иде, монда бар да бик яхшы оештырылган. Миңа ошады».
Россия гимнасты Владислав Поляшов 14,566 балл җыеп, аттагы күнегүләрдә җиңү яулады. Көмеш медальгә Казахстан вәкиле Диас Тойшыбек (14,366) лаек булды, бронзаны Монголия спортчысы Энхтувшин Дамдиндорж (13,866) алды. Олимпия чемпионы Давид Белявскийга исә дүртенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде (13,033).
Россиянең тагы бер Олимпия чемпионы Артур Далалоян 13,733 балл җыеп, боҗралардагы ярышларда икенче урынны яулады. Аны Төркия гимнасты Юнус Эмре Гундогду (13,766) уза алды. Кичә индивидуаль күп төр ярышта җиңү яулаган Россия спортчысы Даниел Маринов исә өченче урында урнашты (13,066).
Турнирның хатын-кызлар өлешендә Олимпиада чемпионы Ангелина Мельникова ике медаль яулады. Россия спортчысы 14,766 балл җыеп, борыслардагы күнегүләрдә җиңде һәм милләттәше Ләйлә Васильева (14,666) белән белорус кызы Елена Титовецны (14,233) артта калдырып,пьедесталның иң югары баскычына менде. Таянып сикерүдә җиңүгә 13,500 балл җыйган Анна Калмыкова иреште. Мельникова (13,466) икенче урынны алды, өченче урында исә Үзбәкстан кызы Жасмина Мәхмүдова (12,616) урнашты.