Соңгы көнне ир-атлар арасында алтын медальләргә Россия спортчылары Константин Крылов (200 м), Артем Макаренко (110 метрга каршылыклар аша йөгерү), Константин Плохотников (3000 метрга каршылыклар аша йөгерү), Сергей Кожевников (10000 метрга спорт йөреше), Борис Бездольный (сөңге ыргыту), Алексей Худяков (диск ыргыту), Дмитрий Чижиков (өчле сикерү), Михаил Шмыков (колга белән сикерү) һәм Степан Кекин (ун төр көрәш) лаек булды. Шулай ук Россиянең ир-атлар җыелмасы 4х400 м эстафетасында җиңде. Белорус Дмитрий Савин 800 метрга йөгерүдә беренче килде.
Алга таба тамашачыларны хатын-кызлар арасында ун метрлы каланчадан сикерү көтә иде: бу төрдә алтын һәм көмешне Россия вәкилләре – Виктория Казанцева (345,10 балл) белән Юлия Тимошинина (305,70) яулады.
Ир-атлар арасында плей-оффка үз төркемнәрендә беренче урынны яулаган Россия һәм Беларусь командалары, шулай ук икенче урынны алган Үзбәкстан һәм Һиндстан командалары чыкты. Хатын-кызлар арасында ярымфиналга алдан ук Россия һәм Беларусь командалары чыкты, калган ике юлламага Иран белән Сербия Республикасы, Һиндстан белән Үзбәкстан җыелмалары дәгъва кыла. Үз ярышларын алар дүшәмбе үткәрәчәк.
БРИКС Уеннарында ушу ярышларының соңгы алышлары да узды.
Бүгенге көн ушу-таолуда Россия белән Кытайга икешәр алтын китерде – медальләрне Иван Краснобаев белән Анастасия Каденова, шулай ук берьюлы ике алтын алган Ян Гуанглинь яулады. Берешәр алтынга Дарья Латишева (Үзбәкстан) һәм Захра Киани (Иран) лаек булды.
Ушу-санда Кытай спортчылары өч алтын яулады, Иран өч беренче урынга лаек булды, Россия исә ике чемпион титулын алды. Шуларның берсе – ир-атларның 56 кг авырлык категориясендә һинд ушучысы Сунил Сингх Маянгламбамны җиңгән Арсен Умалатов.
«Бар да җиңел узды дип әйтү дөрес булмас иде. Икенче раундта уңышсызлыкка тарыдым. Көндәшем тәҗрибәле иде. Алай да минем килеп чыкты, – дип уртаклашты үз тәэсирләре белән Арсен Умалатов. – Минем өчен БРИКС Уеннары – гаҗәеп ярышлар, минем спорт карьерамдагы зур старт. Бик нык көч биреп тордылар. Россия өчен тырыштым».
Нәтиҗәдә Россия спортчылары ушу ярышларында 14 алтын, 11 көмеш һәм 8 бронза яуладылар. Кытай исәбендә 14 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль. Иран 4-8-11 күрсәткече белән лидерлар арасында өченче урында.