Шунысын әйтәсем килә, 6-7 майда сатуга тагын берничә спорт төре ярышларына билетлар чыгачак. Алар арасында җиңел атлетика, нәфис гимнастика, пляж волейболы, баскетбол ике төр ярышы, бокс, өстәл теннисы, ишү спорты, теннис, авыр атлетика бар.
Билетлар сатып алуны озакка сузмаска киңәш итәбез. Өстәвенә хәзер аларны бик отышлы бәядән алып була”, – диде Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов.