Яңалыклар

Универсиада Авылында тантаналы рәвештә БРИКС Уеннары 2024 катнашучыларын каршы алдылар

Казанда алда көтелүче БРИКС илләре уеннары 2024 катнашучылары көннән-көн арта. Бүген иртән спортчылар яшәячәк Универсиада Авылында тантаналы рәвештә Бразилия, Буркина-Фасо һәм Мали делегацияләрен каршы алдылар, ә берничә сәгатьтән үз бүлмәләренә спорт гимнастикасы буенча Россия җыелмасы урнашты.

Бразилия командасы составында 100 артык спортчы. Алар 12 спорт төре буенча ярышларда, шул исәптән бадминтон, дзюдо, каратэ, өстәл теннисы, йөзү, фехтование һәм башкаларда катнашачак.

«Кәеф шәп, Бразилияне бу турнирда тәкъдим итүемә бик шатмын, – дип сөйләде бадминтончы Педро Мендонка. – Мин Россиядә беренче тапкыр, бу ил турында аз беләм, ләкин миңа монда кызык. 2018 елда биредә футбол буенча дөнья чемпионаты узганын беләм. Бу ярышларга сайланып алу җиңел булмады, монда булуыма бик шатмын. Төп көндәшләрем арасында Россия спортчысы Сергей Сирантны, шулай ук Кытай спортчыларын билгеләп үтә алам. Аларның осталыклары да бик югары».

Мали Республикасы исеменнән БРИКС Уеннары 2024тә дүрт бадминтончыдан торган команда чыгыш ясый, ә Буркина-Фасо исеменнән – бадминтончылар һәм җиңел атлетика спортчылары.

«Минем Россиягә беренче килүем, ләкин бу ил турында күп ишеттем. Илегез турында телевизор һәм YouTube’тан күп видеолар карадым, – дип билгеләп узды Мали командасының бадминтон тренеры Бубакар Траоре. – Соңгы вакытта Россия һәм Мали үзара хезмәттәшлекне үстерә, Россия – минем илем өчен яхшы дус. Малиның бадминтонда җиңгән беренче Африка иле булуын телим, ләкин безнең көндәшләребез бик күп».

Россиянең спорт гимнастикасы буенча җыелмасы – БРИКС Уеннары командалары арасында иң-иңнәрен генә җыйган командаларның берсе. Делегация башлыгы – Токио-2020 Олимпия уеннарының командалы ярышында алтын яулаган, күп тапкыр дөнья чемпионы булып калган Никита Нагорный. Аның белән БРИКС Уеннары 2024тә ил данын Токиода бергә чыгыш ясаган чемпионнар командасындагы коллегалары – Европа һәм дөнья чемпионатлары җиңүчеләре – Давид Белявский һәм Артур Далалоян, Олимпия уеннарының алтын медаль иясе Ангелина Мельникова һәм башка танылган спортчылар яклаячак.

«Минем өчен Казан – йөрәгемдә аерым урын алып торучы шәһәр. БРИКС Уеннары 2024тә зур шатлык белән чыгыш ясыйм. Җиңүгә өмет итәбез. Уеннарга иң көчле команданы – Олимпия уеннары чемпионнары, дөнья чемпионнарын алып килдек, тик арабызда бу алар өчен беренче халыкара турнир булган яшьләр дә бар. Халыкара вакыйга атмосферасы искиткеч, безнең өчен хәзер команда белән яшәү һәм йөрү мөһим, бу җитми иде», – дип белдерде Никита Нагорный.

«Ярышларга өметләр зурдан. Казан – гимнастика шәһәре, монда җылы каршы алалар, җанатарлар да һәрчак бик күп», – дип билгеләп узды Артур Далалоян.

БРИКС Уеннарының бадминтон һәм спорт гимнастикасы буенча ярышлары 13 июньдә башланачак. Уеннарга билетларны БРИКС Уеннарының рәсми сайтында яки турнирның рәсми партнеры – kassir.ru сайтында сатып алырга була.