Тат
Уеннар турында
Кушылыгыз
Тат
Уеннар турында
Кушылыгыз

БРИКС

БРИКС — Бразилия Федератив Республикасы, Россия Федерациясе, Һиндстан Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Көньяк Африка республикасы (2010 елның декабреннән), шулай ук 2024 елның 1 гыйнварыннан кушылган Мисыр Гарәп Республикасы, Иран Ислам Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Эфиопия Федератив Демократик Республикасыннан торучы дәүләтара берләшмә.
Әлеге оешма 2006 елның июнендә Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытайның икътисад министрлары катнашында узган Петербург икътисад форумы вакытында оешты. Соңрак, 2010 елда, оешмага КАР кушылды.
Илләр бердәмлегенең максаты
Илләр берлегенең максаты – икътисад һәм региональ-сәяси проблемаларга кагылышлы актуаль сораулар буенча фикер алышу, яңа сәүдә-финанс стратегияләр эшләү, шулай ук гуманитар, мәдәни һәм спорт юнәлешләрендә хезмәттәшлекне үстерү.
БРИКСта катнашучы илләр арасындагы мөнәсәбәтләр ил эшләренә катышмау, тигезлек һәм ике яклы файда принципларына нигезләнә
BRIC аббревиатурасын инглиз аналитигы Джим О’Нил әле 2001 елда ук керткән
Шул рәвешле ул икътисад, аның фикеренчә, потенциалы һәм түбән база хисабына дөньяда башкаларга караганда тизрәк үсәчәк илләр дүртлеген (Brazil, Russia, India, China) билгеләде.
Оешманың brick сүзе белән атамасы ("кирпич") очраклы түгел. Ул бу илләрнең үсеше нәтиҗәсендә бөтен дөнья икътисадының алга таба үсеше төзеләчәк, дип ассызыклый.
Джим О’Нил бәяләвенчә, 2050 елга илләр дөньяда өстенлекле икътисадый системалар булырга мөмкин.
ФАКТЛАР һәм САННАР
БРИКС илләре Җир территориясенең якынча 30%-ын били
БРИКС илләре дөнья валюта резервларының якынча 43%-ын контрольдә тота
2024 елда берләшмәгә керүче илләр саны 10 җитте
БРИКСта катнашучы илләр халкы дөнья халкының 42%-ын тәшкил итә
БРИКСка керүче илләр өлешенә дөньяның тулаем эчке продуктының (ВВП) якынча 20%-ы туры килә.
БРИКС илләре
Саммитлар хронологиясе
1 нче БРИК саммиты, 2009 елның 16 июне, Екатеринбург, Россия
2 нче БРИК саммиты, 2010 елның 15-16 апреле, Бразилиа, Бразилия
3 нче БРИКС саммиты, 2011 елның 13-14 апреле, Санья, Кытай
4 нче БРИКС саммиты, 2012 елның 28-29 марты, Нью-Дели, Һиндстан
5 нче БРИКС саммиты, 2013 елның 26-27 марты, Дурбан, КАР
6 нчы БРИКС саммиты, 2014 елның 15-16 июле, Форталеза, Бразилия
7 нче БРИКС саммиты, 2015 елның 8-9 июле, Уфа, Россия
8 нче БРИКС саммиты, 2016 елның 15-16 октябре, Гоа, Һиндстан
9 нчы БРИКС саммиты, 2017 елның 4-5 сентябре, Сямэнь, Кытай
10 нчы БРИКС саммиты, 2018 елның 25-27 июле, Йоханнесбург, КАР
11 нче БРИКС саммиты, 2019 елның 13-14 ноябре, Бразилиа, Бразилия
12 нче БРИКС саммиты, 2020 елның 17 ноябре, Мәскәү, Россия
13 нче БРИКС саммиты, 2021 елның 9 сентябре, Нью-Дели, Һиндстан
14 нче БРИКС саммиты, 2022 елның 24 июне, Пекин, Кытай
15 нче БРИКС саммиты, 2023 елның 22-24 августы, Йоханнесбург, КАР
16 нчы БРИКС саммиты, 2024 елның октябре, Казан, Россия
БРИКСта рәислек итү катнашучы ил тарафыннан бер календарь ел эчендә ротация нигезендә гамәлгә ашырыла