Тат
Уеннар турында
Кушылыгыз
Тат
Уеннар турында
Кушылыгыз

Уеннар тарихы

БРИКС Уеннары – БРИКС икътисади төркемендә катнашучы илләр арасында ел саен берничә спорт төре буенча уздырылучы ярышлар
Чараны, кагыйдә буларак, төркемдә ел дәвамында рәислек итүче ил оештыра.
БРИКС илләре арасындагы беренче футбол турниры 2016 елда, Һиндстан рәислеге чорында узды
2017-2018 еллардагы саммитларда өч спорт төре буенча беренче БРИКС уеннары узды: Гуанчжоуда (Кытай) – баскетбол, волейбол һәм ушу, Йоханнесбургта (Көньяк Африка) – футбол, волейбол һәм нетбол буенча ярышлар.
2018 елда уңышлы узган беренче БРИКС уеннарыннан соң, спорт уеннарының традицион программасын киңәйтү һәм аңа катнашучы илләрнең милли спорт төрләрен кертү турында карар кабул ителде
2020 елда, БРИКС илләренең спорт министрларының беренче очрашулары нәтиҗәсе буенча Физик культура һәм спорт өлкәсендәге хезмәттәшлек турында меморандум кабул ителде. Ул үз эченә шулай ук ел саен төркем рәисенең БРИКС илләре арасында спорт уеннарын уздыруны ала
БРИКС УЕННАРЫ ДҮРТ ТАПКЫР ҮТКӘРЕЛГӘН
2018
2022
2023
2019, 2020, 2021 елларда, COVID-19 таралу куркынычы булу сәбәпле, Уеннар онлайн форматта уздырылды
2017
Россиянең БРИКС берләшмәсендәге рәислеге кысаларында, 2024 елда Уеннарны Казан шәһәрендә (Татарстан Республикасы) уздыру турында карар кабул ителде
Турнирның төп максаты – тигезлек, дискриминациягә юл куймау һәм спортчыларга ярышларда катнашуга тигез хокук бирү принциплары нигезендә илләр арасындагы дустанә спорт мөнәсәбәтләрен ныгыту булачак.
Халыкара мультиспорт форумы 2024 елның 12-23 июнендә
БРИКСның октябрьдәге саммиты алдыннан узачак, ул да Татарстан Республикасы башкаласында үткәреләчәк.

Уеннар турында фактлар

12
көн
29
спорт төре
>60
чакырылган ил
4751
спортчы
392
медаль комплекты
17
спорт объекты