Тат
Уеннар турында
Кушылыгыз
Тат
Уеннар турында
Кушылыгыз
Радиоэлектрон чараларны (алга таба – РЭЧ) Россия Федерациясе территориясендә куллану Россия Федерациясе законнары һәм элемтә өлкәсендәге норматив документлар нигезендә гамәлгә ашырыла. 2003 елның 7 июлендәге “Элемтә турында” 126-ФЗ номерлы Федераль законының 24 маддәсенең 1 пункты нигезендә радиоешлыклы спектрны куллану хокукы радиоешлыклар полосасын бүлеп бирү һәм радиоешлыклар яки радиоешлыклы каналлар бирү (билгеләү) юлы белән бирелә.
Элемтә өлкәсендәге гамәлдәге законнар таләпләре нигезендә тиешсез рөхсәттән башка радиоешлык спектрын куллану тыела. Радиоешлык яки радиоешлыклы канал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) тарафыннан, радиоешлык хезмәтенең вәкаләтле оешмасы (ФГУП “ГРЧЦ” – Төп радиоешлык үзәге) үткәргән электромагнит ярашучанлык экспертизасы нәтиҗәләрен исәпкә алып, ГКРЧ (Радиоешлыклар буенча дәүләт комитеты) 2016 елның 7 ноябрендә раслаган № 16-39-01 номерлы “Тәкъдим ителгән радиоэлектрон чараларны куллану мөмкинлегенә һәм аларның кулланылучы яки кулланылырга планлаштырылучы радиоэлектрон чаралар белән электромагнит ярашучанлыгына экспертиза үткәрү, материалларны карау һәм радиоешлыклар яки радиоешлыклы каналларны аерым радиоешлыклар полосалары эчендә бирү (билгеләү) турында карарлар кабул итү тәртибе” карары нигезендә бирелә (билгеләнә).
2024 елда Казанда үткәрелүче “БРИКС илләренең спорт уеннары” халыкара мультиспорт чарасының башкарма оешмасы – “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, тиешле уртак килешүләр һәм кабул ителгән документлар кысаларында Роскомнадзор белән хезмәттәшлектә Уеннарга әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында Казан шәһәре территориясендә һәм Татарстан Республикасының якын-тирә районнарында радиоешлык спектры һәм радиоэлектрон чаралар белән идарә итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыра.
Дирекция Уеннар чаралары объекларында Уеннар үткәрү файдасына радиоешлык спектрын тоткарлыксыз куллануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән РЭЧ куллануны чикләү буенча өстәмә чаралар кабул итә. Уеннар объектларына РЭЧ алып керү өчен һәрбер РЭЧ (Чикләүләрсез кулланылучы РЭЧ исемлегендә күрсәтелгән радиоэлектрон чаралардан кала) кулланучыга мәҗбүри тәртиптә гражданнар өчен билгеләнгән радиоешлыклар (РИШ) яки радиоешлык каналларыннан файдалану өчен рөхсәт алырга тиеш.
Уеннар объектларында чаралар үткәрү вакытында Роскомнадзор хезмәткәрләре радиоконтроль һәм кагыйдәләрне бозып эшлүче радиоэлектрон чараларны ачыклау буенча эш алып барачак.
БРИКС илләре уеннары 2024 тә радиоешлыклар куллануга рөхсәт рәсмиләштерү өчен РЭЧ куллануга заявка җибәрергә кирәк. Тутырылган заявканы RADIO@DSPKAZAN.COM электрон адресына җибәрү зарур.

Радиоэлектрон чараларны

РЭЧ төрләре
Радиоэлектрон чараларга теләсә нинди билгеләнештәге радиотапшыргыч җайланмаларның киң спектры карый, аларның төп төрләре астагы исемлектә күрсәтелгән.
ГКРЧ (Радиоешлыклар буенча дәүләт комитеты) 2016 елның 7 ноябрендә раслаган № 16-39-01 номерлы “Тәкъдим ителгән радиоэлектрон чараларны куллану мөмкинлегенә һәм аларның кулланылучы яки кулланылырга планлаштырылучы радиоэлектрон чаралар белән электромагнит ярашучанлыгына экспертиза үткәрү, материалларны карау һәм радиоешлыклар яки радиоешлыклы каналларны аерым радиоешлыклар полосалары эчендә бирү (билгеләү) турында карарлар кабул итү тәртибе” карары нигезендә түбәндәге РЭЧларга радиоешлык һәм Уеннар объектларына керергә рөхсәт алу процедурасын узу мәҗбүри:
Фиксацияләнгән элемтәнең чыбыксыз линияләре
Күчмә элемтәнең чыбыксыз линияләре
Иярчен элемтәнең стационар станцияләре
Иярчен элемтәнең яңалык репортажлары станцияләре
Үз эченә радиосөйләшүләр җайланмалары алган күчмә коры җир радиостанцияләре
Чыбыксыз видеокамералар
Чыбыксыз колак мониторлары
Тәрҗемә системалары
Телеметрия һәм телеидарә системалары
Чыбыксыз микрофон
Киң полосалы чыбыксыз радиототашу (радиодоступ) нокталары
Уеннар объектларында РЭЧ куллану белән бәйле барлык сорауларны
Чикләүләрсез кулланылучы РЭЧ исемлеге*:
Кәрәзле элемтә операторларының абонент станцияләре (шул исәптән кәрәзле/кесә телефоннары);
Ишетү дефектлары булган кешеләр өчен ишетү радиоҗайланмалары
Автомашиналарның сак радиосигнализациясе җайланмалары
“Wi-Fi” стандартлы абонент җайланмалары, шул исәптән эчтә урнаштырылганы
“Bluetooth” технологияле радиоэлектрон чаралар, шул исәптән эчтә урнаштырылганы
*Исемлек үзгәрергә (тулыландырылырга) мөмкин. Бөтен мәгълүмат сайтта урнаштырылачак.
адресына җибәрергә мөмкин.