Тат
Уеннар турында
Кушылыгыз
Тат
Уеннар турында
Кушылыгыз

Медиа вәкилләренә

Әлеге бүлектә БРИКС Уеннары 2024 яктыртуда катнашачак медиа вәкилләре өчен мәгълүмат җыелган
Медиа вәкилләрен аккредитацияләү
Уеннарда катнашу өчен һәрбер медиа вәкиленә аккредитация процедурасын узарга кирәк.
Аккредитация сроклары – 2024 елның 12 маена кадәр.
“Активен” дигән анкета статусы аның Оештыру комитеты тарафыннан кабул ителүен.
Теркәлү процессы вакытында кыенлыклар туса, MEDIA.INFO@DSPKAZAN.COM адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Бейджларны аккредитация үзәгендә алырга мөмкин (Казан шәһәре, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты бинасы, адрес: Универсиада авылы территориясе, 35, төп керү урыны). Паспортның оригиналын күрсәтергә тәлап ителә.
Аккредитация бейджларын 9 июньнән башлап алырга мөмкин, аккредитация үзәгенең эш вакыты: 9: 00дән 18: 00гә кадәр.
Чит ил медиа вәкилләренә виза алуда ярдәм
БРИКС Уеннары 2024 катнашучы чит ил медиа вәкилләре Россия Федерациясе территориясенә тоткарлыксыз керә һәм аннан чыга алсын өчен, Уеннарның оештыру комитеты Россия Федерациясенең дипломатик вәкиллекләрендә Уеннар уздырылган чорда гамәлдә булган Россия визасын алырга ярдәм итә.
Виза алуда ярдәм алу өчен MEDIA.INFO@DSPKAZAN.COM адресына заявка җибәрергә кирәк.
Чит ил медиа вәкилләре өчен эш кагыйдәләре
Медианың Уеннарга аккредитациясе Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы (МИД России) тарафыннан бирелгән аккредитациягә тиңләнә, һәм Уеннар үткәрелгән көннәрдә Уеннар объектларында һәм Казан шәһәренең мәдәни-тарихи әһәмияткә ия объектларында Уеннар белән бәйле темалар буенча профессиональ эшчәнлек алып бару мөмкинлеген бирә.
Россиянең Тышкы эшләр министрлыгының аккредитациясен ясату процедурасы буенча файдалы мәгълүматны әлеге сылтама аша белеп була.
Россия территориясендә, шул исәптән Казан шәһәрендә башка профессиональ эшчәнлек алып барган очракта, халыкара ММЧ вәкилләре (шул исәптән Уеннарга аккредитацияләнгәннәре дә) вакытында Россия Тышкы эшләр министрлыгы аккредитациясен алырга тиеш.
Килү һәм китү
Рәсми медиакунакханәләрдә яшәүче медиа вәкилләре килү һәм китү көннәрендә рәсми килү пунктыннан рәсми медиакунакханәгә кадәр һәм киресенчә бушлай трансфер белән тәэмин ителә.
Әлеге хезмәттән файдалану өчен медиа вәкилләренә аккредитация системасында яшәү урынын – медиа вәкилләре урнашучы рәсми кунакханәне, шулай ук үзеңнең килү һәм китү датасын күрсәтергә кирәк. Әлеге мәгълүматны килү/китү даталарына кадәр ике атнадан да соңармыйча кертергә кирәк.
Урнашу
Медиа вәкилләре урнашу өчен рәсми медиакунакханәне (“Ибис” кунакханәсе, Казан шәһәре, Астрономическая урамы, 1/43) сайлый ала.
Медиа өчен рәсми кунакханәдә урнашуның төп өстенлекләре: кунакханәнең шәһәр үзәгендә урнашуы, сез күрсәткән мәгълүматлар нигезендә рәсми килү пунктыннан/пунктына кадәр трансфер һәм Уеннар үткәрелгән көннәрдә кунакханәдән алып ярышлар һәм тантаналар узган ерак объектларга даими транспорт.
Медиа вәкилләре медиакунакханәне 2024 елның 2 маена кадәр броньлый ала. Заявкаларны MEDIA.INFO@DSPKAZAN.COM адресына җибәрергә кирәк.
Кунакханәдәге урыннар саны чикле. Күрсәтелгән сроктан соң җибәрелгән броньлау заявкалары буш номерлар булганда гына кабул ителә. Номерларны гарантияле рәвештә броньлау өчен түләүнең алдан түли торган өлешен түләргә кирәк.
Медиа вәкилләре яшәү өчен Казанда башка локацияләрне дә сайлый ала. Бу очракта оештыручылар броньлау һәм транспорт хезмәте белән ярдәм күрсәтми.
Транспорт хезмәте
Ярышлар үткәрелгән көннәрдә аккредитацияләнгән медиа вәкилләре өчен рәсми медиакунакханәдән Уеннарның ерак объектларына кадәр шаттллар йөриячәк. Шулай ук шаттллар “ТАТМЕДИА” (Декабристлар урамы, 2) бинасыннан Уеннарның ерак объектларына йөриячәк. Медиа вәкилләре шаттлларга бары аккредитация бейджлары белән генә керә ала.
Туклану
Уеннар объектларындагы медиаүзәкләрдә көн дәвамында кайнар һәм салкын эчемлекләр, җиңелчә кабымлыклардан торган каһвә-брейк оештырылачак.
Медиазоналар
Ярышлар үткәрелүче объектларда түбәндәге медиазоналар оештырылачак:
– пресс-үзәкләр

Уеннарның ярыш һәм тантаналар объектларында медиа вәкилләре өчен төп эш зонасы үз эченә сәламләү зонасы (инфодеск), ял итү һәм каһвә-брейк зонасы, җиһазландырылган һәм үз техникаң белән электр һәм Интернет челтәренә (СКС порт һәм Wi-Fi аша) тоташу мөмкинлеге булган эш урыннарын ала.
Пресс-үзәкләр объектларда ярышлар үткәрелгән көннәрдә ачык. Медиаүзәкләрнең эш графигы: ярышлар башланырга 1 сәгать кала һәм ярышлар тәмамлангач 2 сәгать.
– фото- һәм камера позицияләре
Фото- һәм камера позицияләренә аккредитация бейджы һәм өстәмә керү чарасы (жилетлар) белән кереп була. Жилетларны ярышлар объектларының пресс-үзәкләрендә алырга була.
– микст-зона
Медиа вәкилләренең спортчылар белән аралашу мәйданчыгы. Микст-зоналарының эш графигын ярыш объектларындагы пресс-үзәкләрдә белешергә кирәк.
– матбугат конференцияләре өчен зал

Пресс-үзәк белән берләштерелгән яки матбугат конференцияләре үткәрү өчен каралган аерым бина.
– медиатрибуналар

Медиа вәкилләре өчен трибуналарда оештырылган эш урыннары.
РЭЧ куллану
Уеннарда радиоэлектрон чаралар (алга таба – "РЭЧ") куллану өчен һәрбер РЭЧ иясенә мәҗбүри рәвештә җайланмасын теркәргә кирәк. Теркәү MEDIA.INFO@DSPKAZAN.COM почтасына гариза җибәрү аша башкарыла.
Контактлар
БРИКС Уеннары 2024 медиа эше, шулай ук Уеннарга әзерлек барышына кагылышлы сораулар белән MEDIA.INFO@DSPKAZAN.COM электрон адресына мөрәҗәгать итәргә була.